Каталог публикаций

Разместить публикацию Список всех публикаций





Открытый урок: "Татарстан - дуслык иле"

Автор: Сибгатуллина Рафида Дамировна, Учитель родного языка и литературы
РТ,г.Зеленодольск,ул.Гоголя д.40 А

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе): - дуслык темасына карата өйрәнелгән лексик – грамматик материалны ныгыту, системага салу, эшчәнлекне планлаштыру, аны тормышка ашыру юлларын эзләү, нәтиҗә ясау; Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәс

Посмотреть публикацию
Скачать свидетельство о публикации

Тема : “Татарстан – дуслык иле”

Дәреснең максатлары:

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

- дуслык темасына карата өйрәнелгән лексик – грамматик материалны ныгыту, системага салу, эшчәнлекне планлаштыру, аны тормышка ашыру юлларын эзләү, нәтиҗә ясау;

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

-  укучыларның фикерләү сәләтен, тыңлап аңлау, диалогик һә монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүзләрне үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү.

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

-  укучылар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим

сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

Җиһазлау: Дәреслек :Татар теле. Р.З.Хәйдәрова, З.Р. Нәҗипова ( 98 – 99 нчы битләр), сүзлек дәфтәре, слайдлар, сораулар.

Дәреснең тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.

Метод һәм алымнар: Күрсәтү,аңлату,иллюстратив,әңгәмә,дәреслек белән эш,сүзлек эше,коммуникатив.

Дәрес планы:

I.Мотивлаштыру –ориентлаштыру.

1.Исәнләшү.Уңай психологик халәт тудыру.

2.Өй эшен тикшерү.

3. Актуальләштерү.

4. Уку мәсьәләсен кую.

II.Уку мәсьәләсен чишү.

1. Слайдта күрсәтелгән картина буенча әңгәмә үткәрү.

2. Сүзлек эше.

3. Текст белән эш.(2 нче күнегү, 98 нче бит)

а) уку

б) язмача бирем

4. Ял минуты.

4. Ныгыту.

а) дәреслек белән эш.( 4 нче күнегү, 98 нче бит)

б) диалог төзү.

III. Рефлексия.

1. Сорауларга җавап бирү.

2.Нәтиҗә ясау.

3. Билгеләр кую.

4. Өй эше бирү.

Дәрес барышы

I .Мотивлаштыру – ориентлаштыру.

1. Исәнләшү.

-Исәнмесез,укучылар!

-Кәефләрегез ничек?

-

2.Уку мәсьәләсен кую.

Укучылар, хәзер мин сезгә бер риваять сөйлим. Игътибар белән тыңлагыз.

Бик биек тау битендә көтүче яшәгән. ( 1 слайд . Тауда өй ) Яңгырлы бер төндә аның ишеген 3 кеше шакыган.

Сез кемнәр соң?- дип сораган көтүче.

Без Дуслык, Бәхет, Байлык. Башлап кайсыбызны кертәсең – хәл ит!- дигән алар. (2 нче слайд. Дуслык, Бәхет, Байлык дигән сүзләр чыга)

Минем өем бик кечкенә, берегез генә керегез, - дигән көтүче.

Уйлап карагыз әле, көтүче өйгә кемне керткән икән? (Укучылар фикере тыңлана)

Мин дә сезнең белән килешәм. Өйдә дуслык булса, бәхет һәм байлык та килә.

Без бүген дәрестә сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез ? Дәресебезнең темасы нинди булыр?

Әйе, укучылар, бүген без дәрестә дуслык турында сөйләшербез.

( Тактага дуслык сүзе эленә )

“Дуслык – ул эчкерсез, ныклы бәйлелек”- Владимир Иванович Даль үзенең данлыклы аңлатмалы сүзлегендә дуслыкка шундый билгеләмә бирә. ( Взаимная привязанность двух или более людей, тесная связь их)

3. Өй эшен тикшерү.

Укучылар, сезгә иҗади өй эше бирелгән иде: дуслык турында мәкальләр язарга. Әйдәгез, мәкальләрне матур итеп укыйк әле.

( Өй эше тикшерелә)

II. Уку мәсьәләсен чишү.

1.- Экранга карагыз әле, укучылар. (3 нче слайд Төрле милли киемнәр кигән кешеләр)

- Сез нинди милләт кешеләрен күрәсез?

- Мари, башкорт, рус, чуваш, удмурт, татар, украин, грузин һ.б.

- Бик дөрес. Алар төрле милләт халкы.

- Бу милләт кешеләре ничек яшиләр? (дус, матур, бай)

Обратите внимание на вопрос ничек? ( как?) дус, матур, бай – бу сүзләр эшнең билгесен белдерәләр. Обозначают признак действия. Часть речи, которая выражает признак действия называется наречием. Наречие – рәвеш.

- Татарстан республикасында төрле милләт халкы дус – тату яши. Шуңа күрә без “Татарстан – дуслык иле” дип әйтәбез. ( Тактага Татарстан, иле сүзләре эленә)

Бу милләт кешеләре нинди телдә сөйләшәләр? ( рус һәм татар телләрендә сөйләшәләр)

Бик дөрес. Татарстан республикасында татар һәм рус телләре дәүләт телләре дип атала.

Рус телендә сүзтезмәсен икенче төрле русча дип әйтеп була, татар телендә дигән сүзтезмәне татарчадип әйтеп була.

Алар ничек сөйләшәләр? ( ничек – как?)

2.- Бик дөрес. Алар русча һәм татарча сөйләшәләр. Яңа сүзләр белән танышабыз. (Уку һәм әйтелеше буенча эш. Сүзлек дәфтәрләренә язу.)

( 4 нче слайд . Сүзлек : дәүләт теле – государственный язык, русча – по – русски, татарча – по – татарски)

3.- Дәреслекләрне ачабыз. Текст белән эшлибез. 2 нче күнегү, 98 нче бит.

- Беренче текстны укыйбыз.

4. Төрле дәрәҗәдәге биремнәр эшләү:

а) Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп языгыз.

Без ... яшибез.

Төрле милләт кешеләре ... яши.

Татарстанда ... һәм .... телләре - дәүләт телләре .

б) 1 нче җөмләне күчереп язу.

в) карточкалардагы биремнәрне эшләү.

Ял минуты

Ял итеп алабыз. Мин сезгә сүзләр әйтәм. Ә сез төрле хәрәкәтләр белән күрсәтегез.

- Җир шары нинди?

- Кояш нинди?

- Якты кояш нинди?

- Минем дустым. ( һәркем үз дустына елмая)

- Дуслык ничек була? (түгәрәк ясыйлар)

Ныгыту.

1.- Үзебезнең сыйныфта нинди милләт балалары укуы турында да сөйләшербез. Башта дәреслектән 4 нче күнегүне эшлибез, 98 нче бит. (1 нче пар укый,2 нче пар тәрҗемә итә)

2. - Диалог үрнәгендә үзебез турында сөйләшәбез.

Нәтиҗә ясау:

- Безнең сыйныфта да төрле милләт балалары укый икән.

- Сез ничек яшисез? (дус, күңелле, матур)

- Дус яшәү ничек була соң? Сез бергә нишлисез?

(укыйбыз, уйныйбыз,җырлыйбыз, биибез)

Бергә музейларга барасызмы?

Әйе, сез бик күңелле һәм дус яшисез. Сезнең ихтыяҗларыгыз, карашларыгыз, фикерләрегез уртак. (Залогом  прочной дружбы является общие интересы и увлечения)

( 5 нче слайд. Укучыларның сыйныф тормышы)

- Хәзер үз туган телебездә шигырьләр сөйлибез.

(татар, рус, әрмән, азәрбайҗан телләрендә шигырьләр )

Ләбиб Лерон

“Татар баласы”( укучы түбәтәй кия)

Килешеп тора түбәтәй

Аның күркәм йөзенә:

Нинди матур татар улы!

Күз тимәсен үзенә.

Анира Дартсмелия

Разные национальностиДетям не помеха,Для дружбы и радости,Для добра и смеха.

Дружба – это слова большое,

Дружба – это вера в людей.

Дружба – это что-то такое,

Что нужно и мне и тебе!

Балалар, сезгә шигырьләр ошадымы?

Әйе, миңа да бик ошады. Һәркем үз телен өйрәнә ала. Нинди генә телдә сөйләшсәк тә, без бер-беребезне хөрмәт итәбез һәм дус яшибез . Шуңа күрә “Татарстан – дуслык иле” дип әйтәбез. (Тактадагы язуга игътибар ителә)

III. Рефлексия.

1.Йомгаклау

- Укучылар, дәрескә нәтиҗә ясыйк. Бүген нинди тема буенча сөйләштек?

Сорауларга җавап бирү:

а) Татарстанда нинди милләт кешеләре яши?

б) Татарстанда нинди дәүләт телләре?

в) Татарстанда нинди телләрдә сөйләшәләр?

г) Сез мәктәптә нинди телләрдә сөйләшәсез?

2. Билгеләр кую.

3. Өй эше (сайлап алу юлы)

1. “Татарстан – дуслык иле” текстын укырга.

2. 2 нче күнегү, 100 нче бит.

3. “Сезгә берничә тел ошыймы?” Кечкенә инша язарга.